Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Ул Садетдинов Дмитрий Шеисданович. 2011 елдан бирле 21 нче мәктәп директоры булып эшләгән. 28 июльдән - Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы.

Идарәнең элекке башлыгы Рафаэль Ганиев башка эшкә киткән. Айрат Хәйруллин аңа намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды.

Сүз уңаенда әйткәндә, район башкарма комитеты җитәкчесе мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куйды.

- Безгә бөтен мәгариф системасын үзгәртергә кирәк. Сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрелергә. Берничә елга исәпләнгән эш планы булдыру зарур. Сезнең эш гади түгел һәм мәгариф системасының сыйфатын яхшырту белән мин шәхсән шөгыльләнәчәкмен, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса