Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт егетләре киштә ясап, Россиягә танылды

Узган атнада Екатеринбургта узган эшче һөнәрләрнең "Juniorskills" II Милли чемпионатында Давид Хәмитов һәм Игорь Крейдо беренче урын яуладылар. Иң горурланырдае шул, егетләр әле 11 нче сыйныф укучылары гына, алар 16 нчы мәктәптә белем ала.

Мондый иҗади яшьләр инновациясе чемпионаты Россиядә икенче тапкыр гына уздырыла. Быелгысында Россия белгечләреннән тыш, Белоруссиядән дә катнашучылар булган. Егетләр исә "Лазерь технологиясе" номинациясендә чыгыш ясаган. Икенче төрле моны махсус технологияле техникада агач, металл яки пыялада графика һәм резка ясау дип аңларга кирәк. Ягъни балта белән кул осталары айлар буе кисеп утырган эшне техника ярдәмендә тиз арада ясап та була. Егетләр жюри әгъзаларын осталыклары һәм фантазияләре белән таң калдыра алган.

- Бәйге турында информатика укытучыбыз Әнис Әхмәтҗанов килеп сөйләде. Әзерләнергә нибары ике атнабыз бар иде. Безгә кирәкле лазерьлы техника Әлмәттә бер генә реклама агентлыгында булып чыкты. Алар безгә нык ярдәм итте. 10 көн эчендә бу техниканы өйрәнеп, эшләп карадык. Аның белән эшләү турында мәгълүмат хәтта Интернетта да юк, техника белән ничек эшләргә кирәклеге дә немец телендә генә язылган иде. Яңа инновация санала ул. Укытучыбыз, реклама агентлыгы хезмәткәрләре ярдәм иткәч, безгә бәхет елмайды, - дип сөйләде егетләр.

Әмма моңарчы да инновацион технологияләрне үз иткән егетләр өчен бу техникада эшләргә өйрәнү әллә ни авырлык тудырмый. Чемпионатның беренче көнендә алар агачтан бизәлеп ясалган бик матур китап киштәсе ясый. Икенче көнне тагын да катлаулырак эшкә алыналар - күз явын алырдай ваза белән таң калдыралар. Егетләрнең эше командалар арасында иң яхшысы дип табыла.

- Кайткач китап киштәсен үзебезнең мәктәп директорына да ясап бүләк иттек. Мондый технологияләр әлегә Россиядә аз өйрәнелгән. Хәтта бу юнәлештә белгечләр әзерләүче уку йортлары да бармак белән генә санарлык, - дип уртаклаша егетләр.

Лазерь технологияләрен үзләштергән очракта киләчәктә, һичшиксез, зур белгеч булачаксың, егетләрнең моңа шиге юк. Шуңа да киләсе елга кулларына аттестат алгач, алар икесе дә инновацион технологияләр бунча укырга керергә ниятли.

Бик акыллы, заманадан бер адым алда атлаучы укучылар алар. Давид күпъеллар профессиональ футбол белән шөгыльләнгән. Игорь спортны үз итсә дә, соңгы елларда музыка өлкәсенә кереп киткән - гитарада уйный.

- Безнең киләчәгебез өчен бу җиңү, әлбәттә, мөһим. Әти-әниләр дә, укытучылар да безне беренче урын алып кайтырлар дип өметләнмәгән иде, - ди алар. Инде киләсе елларда эшче һөнәрләр арасында узачак калган чемпионатларга да кызыклы тәкъдимнәр булыр дип уйлый яшь чемпионнар.

Автор һәм укучыларның шәхси архив фотолары

P.S. Укучыларның зур җиңүләре район башлыгы Айрат Хәйруллин тарафыннан да билгеләнде. Дүшәмбе киңәшмәсендә 16 нчы мәктәпнең мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары, информатика укытучысы Әнис Әхмәтҗанов район башлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде. Игорь белән Давидка район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса