Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт белем бирү өлкәсендә ни өчен аксый?

Ел да август аенда узган уку елына йомгак ясар өчен педагоглар, тәрбиячеләр, район җитәкчелеге август киңәшмәсенә җыела.

Әлмәт районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе пленар утырышы быел «Заманча мәгариф: яңа ориентирлар, яңа таләпләр» дигән исем астында үтте. Гадәттәгечә, конференция эшендә ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Әлмәт районы җаитәкчелеге, мәгариф идарәсе һәм районның барлык белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

Әлмәт районының башка еллар белән чагыштырганда быел бер дә масаерлык ягы булмаган: 38 чыгарылыш укучысы аттестатсыз калган, тагын 150 9 нчы сыйныф укучысы чыгарылыш имтиханнарын икелегә тапшырып, шулай ук кулларына төп документны ала алмаган. Мондый хәлнең Әлмәт тарихында булганы юк иде әле?! Моннан ике ел элек нибары 11 укучы БДИны тапшыра алмаган, узган ел исә андыйлар саны гел булмаган. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин белдергәнчә, бу 38 укучы киләчәксез калды һәм Татарстан буенча БДИнан икеле алган укучыларның 30 % ы Әлмәткә туры килә дигән сүз.

Муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингы күрсәткечләре буенча алганда, Татарстан районнары арасында Әлмәт 8 урында тора ( мисал өчен, Бөгелмә - лидерлар рәтендә). Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин бу вәзгыятьне тиз арада үзгәртеп, сентябрь аенда булачак өстәмә имтиханнар вакытында БДИдан "икеле" алган укучыларның югары баллар җыеп, кулларына аттестат алуларын боерды.

2014-2015 уку елларына йомгак ясап, мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садретдинов конкрет саннарга да тукталды. Утырыш барышында белем бирү өлкәсенә генә түгел, ә сәламәтлек һәм балаларның иминлеге темаларына да аерым тукталып үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса