Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалары Кара диңгез буенда ял итәчәк

«Алнас» заводы үз хезмәткәрләре балаларының җәйге ялын оештыруга 1 миллион сум юнәлтергә ниятли.

Өч ай дәвамында әлеге предприятиедә хезмәт куючыларның 58 баласы Кара диңгез буенда ял итәчәк, Әлмәтнең «Зәңгәр күл» санаторий-профилакториенда сәламәтлеген ныгытачак.

Профилакторийда 28 бала фитотерапия, массаж курслары һәм башка савыктыру процедуралары алачак. Ата-аналар путевка бәясенең нибары 10 процентын гына түли - бу якынча 2 мең сумнан артык. Калган чыгымнарны предприятие үзе һәм җирле хакимият күтәрә.

Август аенда 30 бала Кара диңгез буена юл тотачак. Ата-аналарга транспоррт чыгымнарын гына күтәрергә тәкъдим ителгән, калган чыгымнарны, шул исәптән яшәү һәм ашауны, завод компенсацияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса