Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр белемнәрен сынады

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында уздырылган "Ума палата" интеллектуаль-үсеш уенының республика этабында Әлмәт балалары да катнашты. Алар Яшел Үзән, Норлат, Түбән Кама, Лаеш, Алабуга, Яр Чаллы, Казанның Идел буе балалар йортларыннан җыелган балалалар белән көч сынашты.

Әлеге уен данлыклы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" телетапшыруы принцибы буенча оештырылган. Уен барышында анда катнашучыларга төрле фәнгә кагылышлы 24 сорауга җавап бирергә туры килде. Җиңүче булып Казан балалар йорты танылды. Алар алдында Пермьдә узачак округ финал уеннарында Татарстан данын яклау бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса