Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт бакчаларында балалар өчен бәйрәмнәр бара

Яңа ел якынлашу белән, шәһәребезнең балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә тематик бәйрәмнәр башланды.

Әлмәтнең 58 нче "Шаян нәниләр" бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә дә башкалардан аерылып торган, үзгә кичә оештырдылар. Аның асылында башка илләр, аның халыклары һәм традицияләре белән танышу ята. Шулай итеп инде "олыгаеп" килә торган нәниләр Грециядә, Төркиядә, Африкада сәяхәттә булып, Рәсәйнең тундрасы белән дә танышып чыктылар.

Әлбәттә инде, иң күңелле Яңа ел бәйрәменең безнең илебездә узуына ишарә итеп, күңелле уеннар уйнап, аларда әти-әниләрен дә катыштырып вакытларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса