Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт бакчаларында ата-аналар өчен тренинглар уза башлады

Әлмәт балалар туу саны буенча республикада лидерлар рәтендә йөри.

Бүген якынча 12,5 мең бала бакчаларга йөри. Шуңа да балаларга кече яшьтән үк дөрес тәрбия бирү темасы бездә бик актуаль.

52 нче "Алтынчәч" балалар бакчасында күптән түгел әти-әниләр, әби-бабайлар, мәгариф белгечләре, дин әһелләре, тәрбиячеләр белән түгәрәк өстәл оештырдылар. Чарага район мәгариф идарәсеннән, Әлмәт мөхтәсибәтеннән вәкилләр килгән иде.

"Бала баласы балдан татлы" дип исемләнгән чарада балалар үзләре, тәрбиячеләр чыгыш ясады. Аннан түгәрәк өстәл артында кызыклы аралашу, дискуссия узды. Биредә тәрбия, акыл, дөрес итеп бала белән аралашу кебек темалар күтәрелде. Мондый очрашуларны барлык бакчаларда да уздырырга кирәк дигән теләктә таралышты кунаклар.

Чара турында тулырак газетабызның киләсе санында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса