Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кузайкинода һәм Яшьләр бистәсендә мәктәпләр ябылырмы?

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 80 баладан кимрәк укучылары булган урта мәктәпләр быелдан да калмыйча ябылырга тиеш дигән иде.

Әлмәт районында бала саны аз булган белем бирү учреждениеләре юк түгел. Әлеге мәсьәлә буенча Әлмәт районы мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиевка мөрәҗәгать иттек:

- Яшьләр бистәсендә һәм Кузайкино авылында балалар саны 80 нән азрак, ягъни алар аз комплектлы мәктәпләр санала. Әмма бу әле мәктәпләрне ябалар дигән сүз түгел. Әлеге мәсьәлә район башкарма комитетында хәл ителәчәк. Андый мәктәпләр 9 еллыкка калдырылырга мөмкин. Барысын да җирле комитет хәл итә, бездә әлегә бу мәсьәлә сорау алдында. Уку елының азагында барысы да хәл ителер дип уйлыйбыз, - диде идарә башлыгы.

Татарстанда барлыгы 244 мәктәп аз комплектлы санала. Мәктәпләр ябылган очракта, балаларны күрше авылларга йөртеп укытачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса