Әлмәт таңнары

“Күркәм гаилә” бәйгесенә йомгак ясалды

Әлмәт районы җирлегендә яшәүче иң күркәм гаиләне ачыклау нияте белән бүген балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә "Күркәм гаилә" дигән бәйгенең төбәкара йомгаклау тантанасы булды.

Әлеге бәйге беренче ел гына оештырылмый. Аның беренче этабы барлык мәгариф учреждениеләрендә инде узды. Шул турда узган гаиләләр бүген үзара көч сынашты.

Чара милли рухта, чыннан да, гаилә учагыдай җылы узды. 62 нче балалар бакчасы исеменнән чыгыш ясаган Нәбиуллиннар гаиләсенең тырышлыгы сокландырса, Мусиннар үзләренең моңлы гаилә булулары белән шаккатырды. Ганиевлар исә яшьлекләре белән алдырды. Фәйзуллиннарның гаиләсенә дә сокланмый булмый: әтиләре стоматолог булып эшләсә, әниләре тәрбияче, ике кызына да аш-су серләрен төшендерә.

Бәйге гаиләләрнең осталыкларын берничә биремдә сынады. Аш-су, иҗади як, гаилә ядкаре һ.б. Барлык гаиләләргә дә талантлы, шаян, тырыш, сөйкемле гаиләләр номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: