Әлмәт таңнары

Китапханәләрдә бушлай Wi-Fi булачак

Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов 2015 елда, Әдәбият елында, барлык республика һәм муниципаль районнарның үзәк китапханәләрендә, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыда үзәк китапханә филиалларында да бушлай Wi-Fi булачак, дип белдергән.

Реклама

Шулай ук 1,5 меңнән артык китапханәнең үз сайты да барлыкка киләчәк, дип тә өстәгән ул. Китапханәләрдә китап укучыларның бердәм базасын булдыру һәм бердәм электрон билет кертү буенча да эш дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: