Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

КФУның татар журналистикасына бюджет урыннары бүленмәгән

Татарстан хөкүмәте акчасына кадрлар әзерләү туктатылган.

Васыйл Гарифуллин Мәскәүдән бюджет урыннарын сорап гариза язуын әйтте. Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасына быел бюджет урыннары бирелмәгән.

Васыйл Гарифуллин сүзләренчә, ел саен бакалаврга 60-75 студенттан торган төркемнәр туплана, ләкин берсендә дә бушлай уку мөмкинлеге юк.  

"Быел безнең бюджет урыннары бөтенләй юк. Соңгы елларда ук кимеде. Узган ел дүрт бюджет урыны гына бар иде. Кызганыч, быел бөтенләй юк. Ләкин безнең бер кечкенә өмет кисәгебез бар. Быел Русия хөкүмәте югары уку йортларына өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте. Без дә Мәскәүдән бюджет урыннарын сорап гариза бирдек. Аның квотасы әле килмәде, белмибез. Кабул итү кампаниясе ныклап үз көченә кергән вакытта игълан ителер һәм бәлки без бюджет урыннары алырбыз дип уйлыйбыз", диде Гарифуллин. 

Бюджет урыннары читтән торып уку бүлегендә генә бар. Бушлай 13 студент белем ала алачак. Соңгы елларда коммерция бүлегендә укучы татар студентларының чыгымнарын ТНВ ширкәте һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән "Татмедиа" агентлыгы үз өстенә ала иде. Быел бу програм да тукталган.   "Быел финанс яктан уңайсыз ел булгангадыр бу програм туктап торды. Киләсе елда булыр дип өметләнәм. Киләсе елда бюджет урыннары булачак", диде кафедра мөдире.   Узган еллардагы кебек татар журналистикасына укырга теләүчеләргә урыс теле һәм урыс әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга туры киләчәк. Моны Васыйл Гарифуллин абсурд дип атады. Аның сүзләренчә, бу журналистикага килергә теләүчеләр санын киметкән. 

2018 елда КФУда татар журналистикасы кафедрасы бетерелде, аны урыс журналистикасы кафедрасы белән куштылар. Ләкин моңа карап милли рух бетмәде ди Гарифуллин.  

"Милли һәм глобаль медиа чаралары дигән кафедра булса да, без аның "милли" дигән сүзе өчен шактый көрәштек. Бу юнәлешне саклап калдык. Без татарча дәреслекләр чыгарабыз, татар телендә конференцияләр уздырабыз, татар журналистикасыннан диссертацияләр яклыйбыз. Барысы да татар милли мәгълүмат кыры белән бәйле. Студентлар белән аралашу да шул ук. "Васил абый" дип кенә эндәшәләр миңа. Бүгенгә без бу милли рухны саклап кала алабыз. Киләчәктә глобальләшү, мәктәпләрдә татар теле белән бәйле сәясәтнең үзгәрүе ничек булыр – үзебездән дә, татар гаиләләреннән дә, татар җәмәгатьчелегеннән, халкыбызның телне, милләтне, милли рухыбызны саклавы өчен көрәшүеннән тора", диде Васыйл Гарифуллин. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса