Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ата-аналар үткәрелмәгән сынау рәвешендәге БДИ өчен акчаларны ничек кире кайтара ала?

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрелмәгән сынау рәвешендәге имтихан өчен түләнгән акчаны кире кайтару тәртибе турында аңлатты.

Моның өчен ата-аналарга гариза язарга кирәк булачак (үрнәген ведомство сайтында табарга була). Аңа түләү турында чекның күчермәсен, паспорт күчермәсе (төп мәгълүматлар һәм теркәлгән яшәү урыны бите), акчаны кире кайтару өчен реквизитларны (банк исеме, БИК, корр. счет, исәп-хисап счеты) беркетергә кирәк. Соңгылары сынау рәвешендәге имтихан өчен түләгән кеше исеменә булырга тиеш. Бу мәҗбүри шарт. 

Документларны үзәкләштерелгән тестларны оештыручыга тапшырырга кирәк. Алар документларны Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгенә тапшырачак. Аерым очракларда моны мөстәкыйль рәвештә эшләргә була.

Барлык сораулар буенча ата-аналар түбәндәге номерлар буенча мөрәҗәгать итә ала:  8 (843) 223-09-18, 8-987-415-54-52

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса