Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«IT-Чемпион – 2015» бәйгесе башлана

Татарстанда халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, шулай ук алардан файдалануны активлаштыру максатыннан «IT-Чемпион» III республика бәйгесе үткәрелә.

Ул 18 мартта башланып китә. Агымдагы елда бәйге ике номинация буенча үткәрелә - «Иң актив укучы» һәм «Иң актив мәктәп».
«Иң актив укучы» номинациясендә мәктәп укучылары өлкәннәргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет ачарга һәм аның аша түләүләр башкарырга ярдәм итәргә тиешләр. Шәхси кабинетта өлкән кеше «ТРда электрон мәгариф» системасыннан (edu.tatar.ru) үзенә ярдәм иткән укучының логинын кертергә тиеш. Шуның аша укучыга баллар җыела. Бәйге шартлары белән Вконтактеда «IT-Чемпион» республика бәйгесе төркемендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса