Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең Инженерлык мәктәбендә кемнәр белем алачак?

Шәһәр халкын кызыксындырган әлеге мәсьәләгә бүген туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов ачыклык кертте.

858 урынга  иcәпләнгән әлеге белем йортына бүгенге көндә җиһаз сайлау буенча эшләр башкарыла.

Кемнәр белем алачак соң?

"Әйе, мәктәп  микрорайонга  беркетелгән булачак", - диде Тимур Нагуманов.

Мәктәпнең уставын раслаганнан соң, якын арада тиешле карар кабул ителәчәк. Хәзер аның статусы билгеләнә икән.

"Мәктәп балалар кабул итү буенча эшчәнлекне 15 июньнән 1 июльгә кадәр башкарачак, гаризалар кабул итүне оештыру көтелә. Өстенлек якын-тирәдәге микрорайоннарда яшәүче балаларга биреләчәк. 1 июльдән соң буш урыннар калган очракта шәһәрнең башка өлешләрендә яшәүче балаларга да гаризалар бирергә мөмкин булачак”, - диде Тимур Нагуманов.
Гаризаның үрнәге белән мәгариф идарәсе сайтында танышырга мөмкин булачак. 

Бу мәсьәлә буенча белешмәләр өчен телефон: 45-24-17.

Шулай ук якын арада  мәктәпнең ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсе булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса