Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быелгы БДИ расписаниесе билгеле

Яңа график нигезендә БДИ 29 июньдә башланып китә.

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны түбәндәге көннәрдә тапшырачак:

29 июнь - география, әдәбият, информатика;
2 июль - рус теле;
3 июль - рус теле;
6 июль - математика (профиль дәрәҗәдәге);
9 июль - тарих, физика;
13 июль - җәмгыять белеме, химия;
16 июль - биология, чит телләр буенча имтиханның язма өлеше;
18 һәм 20 июль - чит телләр буенча имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше.

Шулай ук планга барлык фәннәр өчен дә резерв көннәр кертелгән.

Быел БДИны яңа уку елында югары уку йортына керергә теләүчеләр генә тапшыра. 

Мәктәп аттестатын алу өчен БДИ мәҗбүри түгел.

Роспотребнадзор идарәсендә имтихан тапшыру процессы оештыручылар өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә максималь куркынычсыз булачак, дип белдерәләр.
Куркынычсызлык чаралары арасында аудиторияләрне дезинфекцияләү, катнашучыларның тән температурасын үлчәү, антисептиклы дозаторлар урнаштыру, укучыларны бер-берсеннән 1,5 метрдан да ким булмаган арада утырту каралган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса