Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Габдрахманда «Чиста куллар көне»

Кул юу гадәте балаларда кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш.

Шуны истә тотып һәм Бөтендөнья кул юу көне, Бөтендөнья сәламәт туклану көне уңаеннан Габдрахман мәктәбендә «Чиста куллар көне» үткәрелде. Аны Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән берлектә Габдрахман табиблык амбулаториясе гомуми практика табибы Гөлнәфис Абдулова, участок шәфкать туташы Розалия Моратова, Әлмәт балалар поликлиникасы табиб-энкдокринологы Гөлнара Шәфигуллиналар үткәрде.

Аның барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табиблар белән уйнадылар, чипсы ише зарарлы ризык ашамаска сүз бирделәр, бер-берсенең кулларын тикшерделәр һәм һәрвакыт кул юарга кирәклегенә тагын бер тапкыр төшенделәр. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә «сабынлы» призлар бирелде. Балалар сабын турында шигырь сөйләделәр, җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса