Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан көллиятләре укуны көндезге форматта дәвам итәчәк

19 майдан Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары укуны өлешчә көндезге форматта дәвам итә алачак.

 Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

«Хәзерге вакытта илдә һәм республикабызда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүне регламентлаучы норматив-хокукый актлар нигезендә, вирустан саклану буенча тиешле процедуралар һәм чараларны үтәгән очракта, урта һөнәри белем бирү оешмаларында укыту процессын өлешчә көндезге режимга күчерергә рөхсәт ителә», - диелә хәбәрдә.

Министрлыкта искәртүләренчә, һөнәри белем бирү оешмасы «белем бирү программаларының аерым структур өлешләре» өчен көндез укыту процессын яңадан башлау турында үзе карар кабул итә.

Бу очракта муниципаль берәмлектәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алырга һәм барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәргә кирәк.

Техникум һәм көллиятләр өчен уку елы 30 июньдә төгәлләнә. Кабул итү кампаниясе  1 июньдә башланачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса