Әлмәт таңнары

Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханын (ГИА) кабат тапшырып булачак

ГИА имтиханын бирә алмаган яки беренче тапкыр биреп тә, начар билге алган укучылар аны 20-30 сентябрь көннәрендә яңадан тапшыра алачак.

Реклама

Имтихан бирү вакытын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән. Аерым алганда, 20 сентябрьдә математикадан, ә 27 сентябрьдә рус теленнән дәүләт аттестациясе имтиханын кабат тапшырырга мөмкин булачак. 30 сентябрь исә резерв көн булып санала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, имтиханны кабат тапшыру өчен Татарстанда 4 пункт билгеләнгән. Болар: Казанның татар телендә белем бирүче 155 нче һәм Яшел Үзәннең 10 нчы гимназияләре, Лениногорск шәһәренең 8 нче, Түбән Каманың 12 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: