Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров «Татарча диктант» текстларын укыячак

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак.

26 сентябрьдә бишенче тапкыр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров «Татарча диктант» дикторлары булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар.

Акциядә һәркем катнаша ала. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.

Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә һәм республиканың барлык районнарында татарлар яши торган җирләрдә компакт мәйданчыклар оештырылачак.

Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак. Акция иртәнге 11:00 сәгатьтә башланачак.

Директ
Беру – выгодные покупки онлайн
18+
Интертат
Эмиль Гарипов турында: «Ак Барс» аннан баш тартты, ә хәзер ул иң яхшы капкачы
Гайфулла Абзалов: «Татарстанның һәр районында үз «крыша»быз бар иде»
Хәмдүнә Тимергалиеваның соңгы әманәте: «Миңа зур, балкып торган һәйкәл куйдырырсың»
«Су сәяхәтендә иң мөһиме - көймәдә үзара аңлашу» - татарлар дөнья гизә
Шамил Закировның Коръән коллекциясе турында: «Мондый изге эшне ул гына башкара ала»
Хәмдүнә Тимергалиева: «Бөтен бәхетсезлегем җырларым аркасында булды»
Бай һәм дини Тукай авылы: биек капка, уникаль мәхәллә, мишәрчә кыз урлау серләре
Урманда яшәүче Анный түтидә кунакта: «Мәчеләремне ташлап, моннан кая китим»
Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу: «Мактаулы исемне иртәрәк бирергә кирәк булгандыр»
«Навальный видеосын халык татарларга каршы дип кабул итте»
Ипотека хәрам булгач, ничек фатир алырга? – Экспертлар киңәше
Хәмдүнә Тимергалиеваның васыяте: «Иҗатым тере вакыттагы кебек гөрләп торсын, диде»
Хәмдүнә Тимергалиева: «Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә»
Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов:«Коллектив миңа «пошел ты» димәде әле»
«Сайлауларны бәйрәм итеп кабул итү — ул электән килгән традиция»

Бүген, 13:04
Машковцев: Татарстан - инновацияле җитештерү булдыру буенча лидерларның берсе
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогы белән котлады.
18+

Ежики (Ферма) - Яндекс.Игры
Фермер, портной или кулинар — покажите всем, какой вы ёжи…
yandex.ru

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан — Идел буе федераль округында инновацияле җитештерү булдыру буенча лидер, шул исәптән бу республика халкының хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев хәбәр итте.

Ул Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогы белән котлады һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлавын укыды.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезнең җитәкчелектә Татарстан ышанычлы рәвештә үсешенең яңа этабына чыга. Сез — ун ел дәвамында Татарстанның киләчәген алып баручы кеше. Сайлауларда ышанычлы җиңүегез Татарстан халкының сезгә һәм сезнең эшегезгә ышанычы зур булуын күрсәтте», — диде Машковцев.

Машковцев бүгенге көндә республиканың икътисади, мәдәни һәм спорт уңышлары читтә дә билгеле булуны ассызыклады.

«Россия Президенты Владимир Путин Татарстан алдында төзелеш, инфраструктура проектлары һәм яңа югары технологияле җитештерү булдыру өлкәсендә зур бурычлар куйды», — дип искә төшерде Машковцев.

Рөстәм Миңнеханов
Директ
Беру – выгодные покупки онлайн
18+
Интертат
Эмиль Гарипов турында: «Ак Барс» аннан баш тартты, ә хәзер ул иң яхшы капкачы
Гайфулла Абзалов: «Татарстанның һәр районында үз «крыша»быз бар иде»
Хәмдүнә Тимергалиеваның соңгы әманәте: «Миңа зур, балкып торган һәйкәл куйдырырсың»
«Су сәяхәтендә иң мөһиме - көймәдә үзара аңлашу» - татарлар дөнья гизә
Шамил Закировның Коръән коллекциясе турында: «Мондый изге эшне ул гына башкара ала»
Хәмдүнә Тимергалиева: «Бөтен бәхетсезлегем җырларым аркасында булды»
Бай һәм дини Тукай авылы: биек капка, уникаль мәхәллә, мишәрчә кыз урлау серләре
Урманда яшәүче Анный түтидә кунакта: «Мәчеләремне ташлап, моннан кая китим»
Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу: «Мактаулы исемне иртәрәк бирергә кирәк булгандыр»
«Навальный видеосын халык татарларга каршы дип кабул итте»
Ипотека хәрам булгач, ничек фатир алырга? – Экспертлар киңәше
Хәмдүнә Тимергалиеваның васыяте: «Иҗатым тере вакыттагы кебек гөрләп торсын, диде»
Хәмдүнә Тимергалиева: «Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә»
Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов:«Коллектив миңа «пошел ты» димәде әле»
«Сайлауларны бәйрәм итеп кабул итү — ул электән килгән традиция».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса