Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Җиңү диктанты" узачак

Теләгән һәркем үзенең грамоталылыгын тикшерә алачак.

"Җиңү диктанты " - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мөһим чараларның берсе. Акция үткәрү урыннарына 6,5 меңнән артык гариза бирелгән инде.

«Җиңү диктанты»нда катнашырга мөмкин булган мәйданчыклар Россиянең һәр торак пунктында 5 меңнән артык кеше яши торган мәйданчык ачылачак. Шулай ук акция дөньяның 75 илендә узачак.

Татарстанда «Җиңү диктанты»н үткәрү өчен 75 мәйданчык оештырылачак — Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм республиканың һәр районында. Татарстан башкаласында өстәмә мәйданчыклар сугыш елларында фронт өчен кирәкле продукция чыгара торган предприятиеләрдә ачылачак.

Сүз уңаенда, хәзер үк «Җиңү диктанты»на әзерлекне башларга мөмкин. Россия дәүләт гуманитар университеты (РДГУ) экспертлары әзерләгән онлайн-тестлар диктант проектының рәсми сайтында бастырыла. 

https://диктантпобеды.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса