Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дәүләт хезмәтләре порталында "Югары уку йортына онлайн укырга керү" сервисы эшли башлады

Аның ярдәмендә абитуриентлар кабул итү комиссияләрендә шәхсән катнашмыйча 54 Россия дәүләт университетына документлар бирә ала.

Сервиска керү мөмкинлеге алу өчен, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Шуннан соң кулланучы керү өчен югары уку йортларын сайларга; кирәкле документлар белән укырга керү турында гариза җибәрергә; керү имтиханнары даталары турында белергә; конкурс исемлекләрендә үз урынын күзәтергә; укырга алу турында белергә мөмкин.

2020 елда вузларга документларны БДИ нәтиҗәләрен дә көтмичә тапшырырга мөмкин. Имтихан нәтиҗәләре анда автомат рәвештә тапшырылачак. Әгәр дә абитуриент БДИ тапшырган булса, ул моны гаризада күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса