Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханы бирү көннәре расланган

2015 елда БДИ тапшыручылар өчен кайнар вакыт 25 майдан башланачак, дип хәбәр ителә Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы сайтында.

Бу көнне 11 нче сыйныф укучылары география һәм әдәбияттан имтихан тотачак. Рус теленнән имтихан 28 майда, математикадан 1 һәм 4 июньдә, химия һәм җәмгыять белеменнән 8 июньдә булачак. Җәйнең беренче аеның 11 нче числосыннан физика һәм чит телләрдән БДИ тапшыру башланачак (сүз язма эш хакында бара). 17 һәм 18 июньдә чит телдән имтихан булачак. Информатика, биология һәм тарих фәнен сайлаучылар 15 июньдә белемнәрен сынарга тиеш булачак. 22 июньнән теге яки бу сәбәпләр аркасында имтихан бирә алмаучылар өчен кабаттан сынаулар тотына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса