Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Белем җәүһәрләре” Әлмәттә дә бар

Башкалада "Белем җәүһәрләре" VI Дөньякүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге бәйгенең максаты - Интернетта татарча яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту. Быел бу бәйгедә Татарстанның 19 районы һәм шәһәре, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләре дә катнашты. Конкурста финалга чыккан укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар исемлегендә Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәбибуллина, әлеге мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Алия Баязитова, 37 нче "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Вәлиева бар. Алар "Укытучы - җәүһәр", "Күренекле татар җәүһәрләре" номинацияләрендә уңышлы катнашып, "Дипломант" исеме алдылар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса