Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИда минималь баллны күтәрергә исәплиләр

РФ Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына югары уку йортларына укырга керү өчен кирәк булган БДИ баллының минималь өлешен күтәрергә дигән бурыч куйды.

Путин түбән белем дәрәҗәсе булган абитуриентларны вузларга укырга алмауны таләп итте. Аның сүзләренчә, алар киләчәктә югары сыйфатлы белгечләр була алмаячак, ә абитуриентлар саны артыннан куу, димәк, финанслауны арттырырга омтылу вузларның дәрәҗәсен төшерә.

Минималь балл төрле белгечлек өчен аерым булачак. Хөкүмәт бурычны 20 декабрьгә кадәр башкарып чыгарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса