Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Барлык сабыйларга да бакчада урын җитәрме?

Июнь аеннан Әлмәт районында балаларга чират белән бакчаларда урыннар бирә башладылар. Электрон чират ярдәмендә һәр әти-әни урын булу- булмавын белә ала. Бүген Әлмәттә һәм авылларда 90 га якын бакча эшли. Быел тагын икесен - "Могҗизалар кыры" һәм "Яшьлек" микрорайонында ачарга җыеналар. Барлыгы 12 000 бала бакчага йөри. Билгеле, Әлмәт районы...

Июнь аеннан Әлмәт районында балаларга чират белән бакчаларда урыннар бирә башладылар.


Электрон чират ярдәмендә һәр әти-әни урын булу- булмавын белә ала. Бүген Әлмәттә һәм авылларда 90 га якын бакча эшли. Быел тагын икесен - "Могҗизалар кыры" һәм "Яшьлек" микрорайонында ачарга җыеналар. Барлыгы 12 000 бала бакчага йөри. Билгеле, Әлмәт районы республикада бала туу саны буенча лидерлар рәтендә баргач, яше җиткән һәр балага да урын җитмәскә мөмкин. Андый очракта район мәгариф идарәсе якын- тирәдәге башка бакчалардан урын тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез, сабыйларны хәзер 3 яшькәчә бакчага алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса