Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасы өчен түләүләр ник вакытында күчми?

Бик күп ата-аналар бакча өчен түләүләрнең вакытында барып җитмәвенә зарлана.

Редакциягә шәһәрдәшебез Гөлназ Вәлиевадан менә шундый эчтәлектәге хат килеп иреште: "Мин ике бала анасы. Кечкенә кызым бакчага йөри. Гадәттә, бакча өчен түләүләрне һәр айны вакытында түләп барам. Әмма бик еш кына түләүләр барып җитмәгән дип, икенче айга квитанция бурыч белән килә. Билгеле, акчалар дөрес утырмагач, социаль яклау идарәсеннән күчә торган компенсация дә вакытында килми. Ни өчен бакча өчен түләүләрдә менә шундый аңлашылмаучанлыклар туа икән?"

Әлеге сорау белән без Әлмәт мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек.

- Барлык ата-аналар да балалар бакчалары өчен түләүләрне һәр айның 15 нче числосына кадәр башкарырга тиеш. Болай эшләгәндә социаль яклау идарәсенә күчә торган компенсацияләр дә һәм өстәмә түләүләр дә вакытында күчеп барачак. Әмма акчаларның безгә вакытында килеп кермәве, дөрес утырмавы хактан да күзәтелә. Кайчакта банкта акча күчерү операцияләрендә хилафлыклар очрый. Без аена 24 мең шәхси исәп-хисап счеты белән эшлибез. Барысын да карап җиткермәвебез дә бар, - диде идарәдә ата-аналар түләве бүлегенең баш белгече Наилә Әхмәтҗанова.

Аның сүзләренчә, бакча өчен түләүләрне барлык эре банклар, почта аша башкарырга була. "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша акча шунда ук автомат рәвештә күчә, ягъни акчаларның "утыруын" ата-ана шунда ук күрә ала. Өстәвенә биредә комиссия дә юк. Сүз дә юк, болай түләү уңайлы.

Акчаларның вакытында утырмавында тагын бер сәбәп күзәтелергә мөмкин икән: күпләр түләүләрне нәкъ менә 15 нче числода башкара. Ә бит акчаларның тиешле счетка барып җитүе өчен бер-ике көн кирәк. Компьютерда исә андыйлар бурычлылар исемлегенә кертелә. Нәтиҗәдә, акча шул айда түләнсә дә, бурыч итеп кала.

- Ата-аналарга мондый уңайсызлыклар булмасын өчен бакча өчен түләүләрне вакытында түләргә ("Дәүләт хезмәтләре" порталы аша булса тагы да яхшы) һәм квитанцияләрне саклап барырга киңәш итәбез. Әгәр акчалар вакытында барып җитмичә, өстәмә компенсация дә әлеге айда күчми икән, бер айга соңарып булса да алар күчәчәк. Гадәттә, акчаларның барып җитүен һәр бакча үзе контрольдә тота. Хилафлыклар чыгып, безгә квитанцияләрнең күчерелмәсен алып килгән очракта, без аларны шунда ук утыртабыз, - диде Наилә Әхмәтҗанова.

Филүзә Хәмидуллина әзерләде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса