Балалар бакчаларына түләүләр тагын арта
Ел башыннан бакчалар өчен айлык түләүләр уртача 12 % ка артырга тиеш.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, ата-аналар балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрткән өчен киләсе елның беренче гыйнварыннан арттырып түли башлаячак. Бу азык-төлеккә һәм тәрбиячеләргә хезмәт хакы арту белән бәйле. Бүген гомумүстерешле балалар бакчасында ата-аналар кертеме 2283 сум булса, 2015 елның гыйнварыннан 280 сумга артып 2563 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта барлык компенсацияләр дә сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа