Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

АГНИ студентлары җиңү яулап кайтты

Республикакүләм "Студентлар язы" фестиваленә быел Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары барды. Һәм җиңү белән кайтты.

Уку йортлары арасыннан иң яхшы концерт программасы номинациясендә безнекеләргә тиңнәр булмаган - алар беренче урын яулаган. Шулай ук театр номинациясендә дә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән алар. Моннан тыш, АГНИ коллективы башка дипломнарга да ия булган.

- Моннан 3 ел элек безнең коллектив концерт программасы номинациясендә 3 нче

дәрәҗә диплом белән кайткан иде. Быел исә безгә беренчелекне бирделәр. Моның өчен барыбыз да чиксез шат, - дип белдерде АГНИ ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Ольга Ильясова.

1, 2, 3 май көннәрендә Казанда "Студентлар язы" республикакүләм фестиваленең сайлап алу туры булган. Кичә исә йомгаклау концерты узган. Быелгы программа Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган. Әлмәт студентларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса