Әлмәт таңнары

Агитбригадалар бәйгесендә Әлмәт районының 29 балалар бакчасы катнашты

Алар алдына гаять катлаулы бурычлар куелган иде. Мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче «Куркынычсызлык мәктәбе» планы нигезендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында агитбригадалар бәйгесе үтте.

Аның максаты - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларда патриотизм хисе тәрбияләү һәм юлларда куркынычсызлыкны сакларга өйрәтү.

Беренче урынны ике балалар бакчасы бүлеште: 27 һәм 36 нчы. Катнашучылар биш минут эчендә Бөек Җиңүне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен берләштереп чыгыш ясарга тиешләр иде. Алар узган гасыр белән бүгенге көн арасында уртаклык табуга ирештеләр. Чыгышлары тел тидергесез яхшы булды.

Җиңүчеләр ЮХИДИ бүлегенең дипломына һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булды. Шулай ук балалар да төрле грамоталар белән билгеләп үтелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: