Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләре укучылары федераль судья белән очрашты

24 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары судка экскурсиягә барды.

Татарстан республикасында суд департаменты идарәсе һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләр һәм район (шәһәр) судларының үзара хезмәттәшлеге буенча килешүне  гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан республикасы Әлмәт шәһәр судына ТР Әлмәт шәһәренең 24 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары судка барды.

Укучылар федераль судья Р.Р. Сибиев белән очраштылар, ул «Хәзерге җәмгыятьтә хокук бозу һәм яшүсмер» темасына дәрес үткәрде һәм укучыларны РФ суд системасы законнары, Россия Федерациясендә судьяларның статусы, суд эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр белән таныштырды, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсенә игътибар бирде, аларның хокукларын һәм бурычларын аңлатты, шулай ук укучыларның сорауларына җавап бирде.

Судья белән очрашудан соң, укучылар шәһәр суды фойесында урнашкан Әлмәт районы суд системасы тарихы музеенда булдылар. Экскурсия барышында укучылар суд тарихы, суд урнашкан бина төзелеше, аның эшен оештыру, судка тартылу, эшләрне карау үзенчәлекләре, судьялар һәм аппарат эше, суд эшчәнлегендә иң яңа технологияләрне куллану (конференц-элемтә, аудио -, видеоязма һ. б.), суд рәисләре һ. б. турында белделәр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча балалар судьяга һәм суд хезмәткәрләренә кызыклы вакыт үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр!

Фото: ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса