Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илебез хезмәт батырлары белән көчле

2024 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Шәхесләр елы дип билгеләнде.

Шул уңайдан Мәмәт мәктәбендә авылдашыбыз, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган төзүчесе, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы, данлыклы ташчы Саттаров Рәшит Саттар улының исемен киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан муниципаль бәйге үтте.

Бүгенге көндә балаларга хезмәт тәрбиясенең әһәмиятен аңлатуда, эшче хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрүдә бәйге - отышлы алым.

Бәйге 4 юнәлештә эшләде: «Кеше - хезмәт белән матур» (нәфис сүз), «Эш кешене төзәтә, ялкаулык - боза» (рәсем бәйгесе), «Булыр кеше эшеннән билгеле» (эзләнү- тикшеренү характерындагы фәнни эшләр, проектлар), укытучылар, китапханәче, музей хезмәткәрләре өчен «Матур әдәбиятта хезмәт» темасына методик лаборатория.
Бәйгегә барлыгы 70 тән артык эш килде. «Адымнар- Әлмәт», Кичүчат ( Чупай филиалы), Яңа Нәдер (Кама-Исмәгыйль филиалы), Тайсуган, Югары Мактама, Габдрахман, Сөләй, Миңлебай, Мәмәт мәктәпләрен иң активлары дип атарга була.

Оештыру төркеме таләбе буенча эшләр татар телендә генә кабул ителде. Нәфис сүз юнәлешендә укучы- лар татар язучыларының әсәрләре буенча шигырь яки чәчмә әсәрдән өзекне яттан сәнгатьле итеп баш- кардылар. Танылган язучыларыбыз Г. Тукай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин, Ф. Яруллин, Җ. Дәрзаман,  Х.  Халиков, Р. Вәлиев, Ш. Галиев белән беррәттән, төбәк язучылары Э. Мөэминова, К. Булато- ва, Н. Әхмәдиев, Х. Камалов, Г. Галләмова шигырьләре дә яңгыравы бик сөендерде.

Рәсем бәйгесендә укучыларыбыз Әлмәт язучылар бүлегенә караган язучыларның әсәрләре буенча иҗади эшләр башкардылар. Монда да укучылар сынатмады. Р. Фәхреддин, Г. Афзал, Ә. Сәлахов, Н. Әхмәдиев, Ә. Маликов,  М.   Ибраһимов, С. Бикмөхәммәтова, Г. Галләмова әсәрләрендәге хезмәт темасын бик оста ачып бирделәр. Рәсемнәрдә күңел җылысы, сәнгати осталык билгеләре ачык чагыла.

Укытучылар эшләренә килгәндә, бәйгенең эксперт төркеме түбәндәге эшләрне югары бәяләде: «Актерлык хезмәте» (осталык дәресе), «Күңелле сәхнә» - дәрестән тыш эшчәнлек шөгыленең технологик картасы, Ш. Камалның «Акчарлаклар» әсәре буенча 7 нче сыйныфта әдәбият дәресе, «Эш ке- шене тәрбияли, ә ялкаулык боза» - 3 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта, «Барлык һөнәрләр дә матур, барлык эшләр дә яхшы»   -   сыйныф   сәгате, «Янгын сүндерү хезмәте бик җаваплы»      (дәрес-сәяхәт), «Кешене хезмәт бизи» - осталык дәресе, «Игенченең уңганлыгы»  -  дәрестән тыш эшчәнлек үткәрү буенча тәрбия сәгате.

Билгеле, мөгаллимнәребез балаларда хезмәткә, әти-әниләре һөнәрләренә карата кызыксыну уятуда, әдәбиятыбызны өйрәнүдә зур эш башкаралар. Бәйге  нәтиҗәләре  буенча укучыларга Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары, «Ак калфак» татар хатын-кызларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе С. Җиһаншина имзалаган Дипломнар һәм катнашучы сертификатлары бирелде. Мәктәп директоры Миләүшә Гыйләҗеваның башлангычы, туган тел укытучысы Л. Ситдыйкованың оештыру эшләрен оста итеп башкаруы бәйгене җиренә җиткереп үткәрергә мөмкинлек бирде.

Киләсе уку елында да бәйгенең асылын югалтмыйча, эшне дәвам итәргә дигән фикердә калабыз. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда Рәшит Саттаровка багышланган зур бүлек эшли. Теләгән һәркем килеп, материаллар белән таныша ала. Туган төбәгебез шәхесләрен белик, зурлыйк, аларны онытмыйк!

Ләлә Ситдыйкова, Мәмәт мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса