Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа Кәшергә яңа мәктәп... булсын иде инде

Инде озак еллар дәвамында Яңа Кәшер авылы урта мәктәбендәге ремонт эшләре буенча сөйләшүләр алып барыла. Укучылар, әти-әниләр, укытучылар барысы да яңа мәктәп турында хыялланалар.

Озак сөйләшә, төрле оешмаларга яза торгач, унбиш еллап вакыт узып киткән. Һәм, ниһаять, узган ел «йөк» урыныннан кузгалды. 

Мәктәп бүгенге көндә нинди хәлдә? Шул хакта сөйләшү өчен без Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Марс кызы Гыйниятуллина белән очраштык.

- Мәктәбебезнең бер өлеше инде 2007 елда сүтелгән иде. Хәзерге вакытта аны яңа проект буенча капиталь ремонт көтә. Шушы сүтелгән өлешенә хәтле мәктәп ремонтланачак. Гомумән, мәктәп 200 бала укыту өчен каралачак, 2 этажлы булып кала. Яңа ашханә, актлар залы, класслар булачак, ә инде кырыена спортзал төзеләчәк. 2024 елның 1 сентябренә мәктәп ачылыр дип көтәбез. Мәктәпнең төп төзелү өлешләре хәзерге вакытта бетеп бара, ә спортзалның нигезен эшләргә тотындылар. Дөресен генә әйткәндә, авыл халкы бу мәктәпне бик озак көтте. Халыкта «Мәктәбе беткән авыл үзе бетә» дип юкка әйтмиләр. Халык моны аңлый, чөнки безнең авылыбыз ул татар авылы, укыту татар телендә алып барыла, мәктәп безнең туган телебезне саклап тора. Шуңа күрә без мәктәбебезнең яңаруын, төзекләнүен бик телибез. Иң мөһиме - балаларның мәктәптә булган вакытлары куркынычсыз булсын. Мәктәпнең ярты өлеше сүтелеп алынган булганга, баланы укырга җибәргән вакытта ата-ананың күңеле бер дә тыныч түгел иде, - диде авыл башлыгы.

Әлбәттә, һәр ата-ана баласының бүгенгесе өчен дә, киләчәге өчен дә борчыла. Ә мәктәп җитәкчелеге исә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча һәр көнне район юлын таптый. 

-    Хәзерге вакытта мәктәп төзелешен финанс ягыннан бөтенләй Татарстан Республикабыз (Республиканский РКМ) тәэмин итә. Бүгенгесе көндә мәктәпнең тышкы өлешен дә ремонтлап, матурлый башладылар. Әлбәттә, бу хәл артыннан укучыларның ата-аналары да күзәтеп бара. Гомумән, мәктәп төзелеше алга таба баргач, алар инде тыныч кына, сабыр итеп аның ачылу көнен, 1 сентябрьне көтеп калалар, - диде мәктәп директоры Лилия Рәис кызы Ризатдинова.

Бу уку елын укучылар төп мәктәп бинасында түгел, ә якындагы элеккеге интернат бинасында тәмамлый. Мәктәпне ремонтлаган вакытта балаларны як-якка таратмас өчен ата-аналар җыелышы үткәрелә, һәм мәгариф идарәсе белән бергә килешенеп, укытуны шушы бинада оештырырга хәл ителә. Кышкы каникуллар вакытында әти-әниләр хезмәте, тырышлыгы белән бергә бинадагы класслар танымаслык булган. Әлеге вакытта балалар җылы һәм зур кабинетларда укыйлар. Тик ул барыбер мәктәп түгел. Киләсе уку елы укучыларны төзекләндерелгән, яңартылган мәктәптә каршы алыр дип ышанабыз. Авыл халкы да, укучылар да буш сүз, ялган вәгъдәләр ишетеп туйдылар бит инде.

Фирүзә Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса