Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында «Яшь оста-2024» чемпионатының муниципаль этабы узды

Балаларны кечкенәдән үк төрле һөнәрләр белән таныштыру максатында шәһәрдә һәм районда төрле күркәм чаралар уздырылып килә.

Күптән түгел 18 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасында «Яшь оста-2024» чемпионатының муниципаль этабы узды. Финалга 2, 4, 33, 34, 31, 50, 62 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр чыкты.
 
Балалар «Пешекче эше», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Чәчтараш осталыгы», «Физик культура, спорт һәм фитнес», «Юл хәрәкәте иминлеге» кебек компетенцияләрдә көч сынаштылар. 

Конкурс мәйданчыкларында яшь пешекчеләр шау-гөр килеп төрле салатлар һәм бутербродлар ясадылар, булачак тәрбиячеләр һәм физик культура инструк-торлары волонтерлар бе-лән дәресләр үткәрделәр. Парикмахерлар эксклюзив прическалар ясап, жюри әгъзаларын таң калдырды. Яшь ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләренә тө-шендерделәр.
Биш компетенция буенча да җиңүчеләр билгеләнде: «Мәктәпкәчә тәрбия» - 1 нче урында Ралина Шәмсуллина (34 нче балалар бакчасы), «Пешекче эше» - Мария Рашкина (50 нче балалар бакчасы), «Физик культура, спорт һәм фитнес» - Сәйдә Фәрхетдинова (4 нче балалар бакчасы), «Юл хәрәкәте иминлеге» -  Денис Сакмаров (62 нче балалар бакчасы), «Чәчтараш осталыгы» - Диана Мортазина (50 нче балалар бакчасы).
Ярышларда җиңгән барлык балалар да республика дәрә-җәсендә чыгыш ясаячаклар. 
Чемпионат барлык катна-шучыларда да якты тәэ-сирләр һәм күп кенә уңай эмоцияләр калдырды. Иң мөһиме - әлеге чара һәр баланың үзенчәлекле сә-ләтләре барлыгын рас-лады. Педагогларга һәм ата-аналарга бу сәләтләрне вакытында күреп калырга гына түгел, ә алга таба да үстерергә кирәклеге турында да искәртелде. Шушындый киңкүләмле һәм бик кызыклы чараны оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса