Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт кешесе яңа бетон уйлап тапкан

Якташыбыз Альберт Җәләтдинов «техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим» булды.

Альберт Җәләтдинов "Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2023" конкурсында иң яхшысы булды. Нефть югары мәктәбенең фәнни-техник тикшеренүләр үзәге башлыгы жюрига үз эшләнмәсен – бетонның яңа төрен тәкъдим итте.

Яңа материал берничә сыйфаты белән аерылып тора: ул башкалардан 10% ка ныкрак, аның составына азрак цемент керә, бу исә ахыргы бәяне киметә. Шулай ук яңа бетон парник газын киметә һәм эшкәртә.

Үзенең эшләнмәсе өчен галим махсус җайланма булдыру өчен грант ала.
 

Татнефть хәйрия фондының матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса