Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

...Нәрсәгә сез истә калдыгыз?

Туган тел һәм әдәбият дәресләрен дә укучылар яраталар. Ул бит тормыш дәресе.

Бүген мәктәп-ләрдә, урта һәм югары уку йортларында татар теленә карата булган мөнәсә-бәтләрне, зур-зур түрәләрнең туган телгә, татар теленә булган карашларын күргәч, миндә дә «Туган телем дип йөрүнең мәгънәсе юкмы әллә» дигәнрәк фикерләр борын төртә башлаган иде.

Чөнки сәбәпләре дә җи-тәрлек. Моннан 6-7 ел элек мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгарыр алдыннан бер районда узган «Татар әдәбияты» көннәрендә катнашырга туры килде. Мәктәпләрдә йөреп, түгәрәк өстәл артында сөй-ләшүгә барганда янымда барган мәктәп директоры: «Бер атна элек кенә татар теленә каршы документ килде», диде. Ә җыелышта түрәләр ярсып-ярсып татар телен саклау, яклау сезнең өстә дип, татар теле укытучыларына сөйлиләр. Анда инде татар теле укытучыларын «ихтыяри-мәҗбүри» китереп утыртканнар иде. Ә ник татар теле укытучысы гына сакларга тиеш туган телне? Иген уңышының киләчәктә мул булуы, яки яхшы табиб булу өчен бер дә биология укытучысы белән химия укытучысын җаваплы димиләр. Мәзәктәге кебек, мин түзмәдем, кысылдым, тылкыштым - торып әйттем. Берәү дә мине хуп-лап сүз әйтмәде. «Түгәрәк өстәл» түгәрәкләнеп бетеп, чыгарга юл тоткач, минем килеп-килеп җиңнән тарттылар: янәсе, «шәп әйттең!» Шәп икәнен мин аны үзем беләм, башкаларга да әйтегез, алар да белеп торсын, диясе килгән иде. Имеш, Г. Ахуновның хатыны шулай дип әйтә торган булган. «Җилгә каршы пес итәсең, бала», диде бер дәрәҗәле ханым. Шулай булса да, миңа чәчрәмәде. Ә менә туган телгә «көн бетте».

Күпләр өчен туган  телне, әдәбиятны укытуның да кызыгы  калмады. Дәрәҗәсе  булмагач, укытучысын да санламый башладылар. Үзеңнең кирәклегеңне тойганда бөтен барлыгыңны онытып эшлисең дә, яшисең дә. 
Әйе, бүген укытучыны укытудан читләштереп бетерделәр, ул канцелярия сәркатибенә, тагын әллә кемнәргә әйләнде. Ә бит укытучының төп эше фәнен һәм укучыларын ярату, һәм укучыларына шуны җиткерү. Т. Миңнуллинның «Хушыгыз» драмасында героиня Миләүшә мондыйрак фикер әйтә: «Миңа, син халыкка хезмәт ит, диделәр. Менә фәләннең борынына чирттең, дип мактадылар. Ә мин беркемнең дә борынына чиртергә җыенмадым, ә бары тик бөтен барлыгымны биреп, онытылып җырладым гына. Хезмәт итү бит ул башка». Миңа калса, укытучы булу да ул башка. Бу хакта күптән түгел Мөслим районыннан килгән татар теле укытучылары белән очрашудан соң шактый уйландым. Чөнки укытучы белән аралашканда аны тоемлау кыен түгел. Ә безнең районның татар теле укытучылары язучы белән күзгә-күз карап сөйләшер дәрәҗәгә җитеп оеша алмыйлар, нишләптер. Кызганыч.

Балаларның татар телен укыйсылары килми, диләр. Килешәм, алар бит күреп, белеп тора. Кайсы түрә баласының татарча укып, татарча сөйләшкәне бар. 

Шулай да... Тулаем булмаса да, милләткә, дингә, телгә, татар әдәбиятына мәхәббәтнең бер өлеше укытучыдан тора дип ышанып әйтә алам. Бу фикергә моннан 5 ел элек тәмамлап чыккан укучымның ватсаптан җибәргән язмасы этәрде. 

«Әссаләмәгаләйкем, Рәф-кать абый! Минем исемем Солтан. Сез безне укыткан идегез. Шуңа сезне табып язарга булдым әле, каршы булмасагыз. Бер утырасы иде сезнең дәрестә. Ул вакытларны искә төшерә башласаң, күзгә яшьләр килә.

Дөресен генә әйткәндә, мин дә, Рәдиф тә гел искә төшерәбез сезне. Тик сезгә язарга уңайсызландым. Чөнки сезнең вакытыгыз да юктыр инде. Танышлар аша сорашып сезнең номерны таптым. Дөресен генә әйткәндә, нәрсәгә сез истә калдыгыз? Гадәттә укытучы дәресен ничек итеп үткәрә? Укытучыга нәрсә сөйләргә кирәк, темасы нинди, ул сөйли һәм китә. Әгәр дәрестә укучы йокыга китә икән, димәк, аңа дәрес кызык түгел. Ә сез дәресне шундый итеп алып бара идегез, бөтенебезнең игътибары сезгә юнәлгән була иде. Шунысы кызык иде, без авызны ачып, сезне тыңлап утыра идек. Мин сездәге шул сәләтне бик яхшы хәтерлим.Чөнки күп укытучыларга ничек итеп дәресне алып бару мөһим түгел. Аларга иң мөһиме - акчаны алырга да китәргә. Алар тулысынча бөтен җанын, көчен биреп эшләмиләр. Әгәр дә синең эшкә шундый мөнәсәбәтең икән, анда инде нинди дәрес буласы билгеле. Ә сезнең дәресегез икенче төрле дә-рәҗәдә иде».

Бәлки кемдер мактана дип кабул итәр. Миңа калса, мактансаң да ярыйдыр әле. Әлбәттә, җанын биреп эшләүче укытучылар, шушындый рәхмәт хисләрен белдергән укучылар аз түгел. Минем моңа иманым камил. Чыннан да, бәлки телне саклыйбыз дип түгел, ә укучылар дөньяларын онытып, авызларын ачып тыңлый торган дәрес үткәрергә, белем генә бирергәдер.
 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса