Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Белем бирү, фән һәм бизнес - бер урында

Әле биш еллап элек кенә бу территория 240 җир участогына бүлгәләнгән һәм автосервислар, гаражлар һәм башка корылмалар урнашкан урын иде.

Ә узган атнада биредә рәсми рәвештә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәге ачылды.

Югары нефть мәктәбе бөтен Россиядән һәм чит илләрдән булачак белгечләрне һәм галимнәрне җәлеп итүнең яңа ноктасы булып тора. Проектның уникальлеге шунда ки, бер мәйданчыкта югары уку йорты һәм тармак фәннәре, гамәли юнәлешле юелем бирү һәм реаль производство үзара берләштерелгән. Болар барысы да кадрлар әзерләүдә сыйфат ягыннан яңа нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә, чөнки студентлар беренче курстан ук проект бурычларын үтәүгә керешәләр.

Шәһәр эчендәге шәһәрчек
2020 елда төзелә башлаган фәнни-белем бирү үзәге Югары нефть мәктәбен һәм ТатНИПИнефть тармак институтын, шулай ук нефтьче һөнәрләренә практикада өйрәтүче Тихоновка фәнни-производство мәйданчыгын һәм «яшел» энергетика өлкәсендә би-отехнологияләрне һәм фәнни-техник инициативаларны сынап карау өчен билгеләнгән Актүбә полигонын берләштерә.

Студентлар югары уку йортына килү белән икъ-тисадның реаль секторы проектларына баш-аяклары белән чумалар. Галимнәр белән бергәләп, бер исәптән төп тармак партнеры булган «Татнефть» өчен дә, производство мәсьәләләрен хәл итә алалар. Производство үзәгендә урнашу һәм процесска тулысы белән кереп китә алу студентларга нефтьнең ничек чыгарылуын, аны арттыру өчен нинди яңалыклар кертә алуны үз күзләре белән күзәтергә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә фән, белем бирү һәм производствоның үзара бәйләнеше бәрабәренә реаль тармак мәсьәләләрен хәл итү өчен чарланган кадрлар әзерләү мөмкин булачак.

Югары нефть мәктәбе гомуми мәйданы 155 мең квадрат метр булган корылмалар комплексыннан гыйбарәт. 
Бөтен территория студентлар, яшь галимнәр һәм аларның гаиләләре өчен кирәкле барлык инфраструктураны үз эченә алган «шәһәр эчендәге шәһәрчек» буларак күзалланган. Уку, яшәү һәм студентлар корпуслары бер-берсенә җылы юллар белән тоташтырылган, алар төрле биналарны тоташтырып кына калмыйча, иҗтимагый киңлекләр ролен дә үтиләр - һәркайсында рекреация зонасы оештырылган. 

Ә уку-лаборатория комплексын (УЛК) бер локациядә урнаштыру галимнәр һәм булачак белгечләрнең проектларны тормышка ашыруда үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итә.

Ике ПИШлы бердәнбер югары уку йорты
Комплекс 50 мең квадрат метр биләүче ике уку-лаборатория корпусын үз эченә ала, ә бу - заманча җиһазлар белән җиһазландырылган 60 лаборатория һәм 70 тән артык уку аудиториясе, шулай ук 712 урынга исәпләнгән ике югары комфортлы тулай торак, спорт комплексы, мөгаллимнәр һәм хезмәткәрләр өчен 188 фатирга исәпләнгән торак комплексы, балалар бакчасы һәм кунакханә, җир асты паркингы дигән сүз. Уйлап эшләнелгән концепция һәм киң үсеш алган инфраструктура Югары нефть мәктәбенә Россиянең 36 субъектыннан һәм 9 илдән әйдәп баручы укытучыларны һәм иң яхшы фәнни хезмәткәрләрне, өметле абитуриентларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Югары нефть мәктәбе - ил күләмендә үз базасында берьюлы ике алдынгы инженерлык мәктәбе (ПИШ) уңышлы үсеш алган бердәнбер югары уку йорты. Беренчесе - авыр чыгарыла торган нефть запасларын чыгару нәтиҗәлелеген арттыру буенча, икенчесе - ИТМО Университеты белән берлектә биотехнологияләр буенча.

Архитектур чишелешләр

Югары нефть мәктәбенең барлык архитектур чише-лешләре аша кызыл җеп булып нефть тематикасы уза. Мәсәлән, УЛК бинасы фасадын нефть сәнәгатендә кулланыла торган пресскомпозит торбалар бизи, ә бөгелгән пыялалардан ясалган бинага керү урыны нефть ташкынын хәтерләтә. Булачак Мәдәни үзәк белән берлектә алар ике охшаш мәгънәле күләм хасил итәчәк.

«Проект өстендә эшлә-гәндә, без нефтьнең агучанлыгын тау токымнарының катылыгы белән берләштерергә тырыштык», - дип ассызык-лый Parsec бюросы архитекторы Любовь Дмитриева. 
Сүз уңаенда әйткәндә, Югары нефть мәктәбе инфраструктурасы студентлар һәм укытучылар өчен генә түгел, ә барлык әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен дә ачык. 

Комплекс территориясе иҗтимагый һәм торак өлешләренә бульвар белән бүленгән, анда велосипед юллары, балалар мәйданчыклары һ.б. бар.  

Көннең икенче  яртысында спорт комплексында йога, цигун, балалар футболы һәм башкалар буенча төрле шөгыльләр уза, ә булачак Мәдәни үзәк бөтен шәһәр халкын җәлеп итү урыны булачак.

Микрочиптан алып кернга кадәр
Югары нефть мәктәбен ачар алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен пресс-тур оештырылды. Гаять эчтәлекле программа ярдәмендә әйдәп баручы басмалар вәкилләре вуздагы инфраструктураны үз күзләре белән күрә, нефть чыгару өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныша, ПИШларны үстерү перспективалары турында белә алдылар. Хәтта һәркем ярата торган өч төсле песине сыйпау бәхетенә дә ирештеләр. Волонтерлык проекты кысаларында бирегә килеп эләккән Агния кушаматлы песи студентлар тулай торагында яши.

Теләге булганнар кернга (скважинадан алынган токым үрнәге) кагылып, уникаль кернсаклагычка күз сала алдылар. 
Кернны тикшерү нефть чыгаруның әйләнә-тирә мохитка зыянны мөмкин кадәр киметүче заманча технологияләрен эшләүдә ярдәм итә. Шулай ук журналистлар студентларның бораулау тренажер-имитаторында эшләвен күзәттеләр һәм микробиологик синтез юлы белән алынган бактериаль наноцеллюлозага кагылдылар. 

Аны яра бәйләвече сыйфатында кулланырга була. Өстәвенә, сеңдерү үзлекләре аркасында аңа сыланган препарат җиде тәүлек дәва-мында нәтиҗәлелеген сак-лый, дип сөйли Югары нефть мәктәбенең 4 нче курс студенты Степан Колобов. Ул инде ике ел лабораториядә эшли һәм наноцеллюлоза, янтарь кислотасы һәм биобутанол (альтернатив ягулык) эшләү проектында катнаша.

Фәнни-белем бирү үзә-генең принцибы - студентларны фәнни эшчәнлеккә актив җәлеп итү. ИТМО белән берлектә эшләүче ПИШ лабораториясендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә үз эшләнмәләрен дә күр-сәттеләр. Алар арасында генетик микрочипларның пилот үрнәкләре дә бар, алар илебез авыл хуҗалыгына малларны селекцияләүдә ярдәм итәргә тиеш.

Өметләр зурдан
Югары нефть мәктәбе Татарстанның көньяк-көнчыгышында формалашучы, балалар бакчасы - мәктәп - вуз чылбырында гомер буе белем алуга комплекслы якын килүне тәэмин итүче белем бирү экосистемасының бер элементы булып тора. Өстәвенә, проект әле тәмамланмаган. Бик тиздән бассейны да булган өченче тулай торак төзеләчәк. Инде файдалануга тапшырылган диярлек беренче торак кварталга өстәп тагын дүрт торак квартал төзү планлаштырыла - эшләрне 2027 елда төгәлләргә ниятлиләр. Моннан тыш, биредә шулай ук 70 урынга исәпләнгән икенче балалар бакчасы һәм ПИШ проектларын тормышка ашыру өчен аерым бина да ачылачак.

Югары нефть мәктәбенең проект куәте 1700 студентка һәм 490 фәнни хезмәткәргә исәпләнгән. 

Вуз җитәкчелеге үз алдына студентлар санын икеләтә арттыру бурычын куя. Шул рәвешле илебездә фәнне тагын да үстерүгә зур өлеш кертү һәм иҗат итү максатын күздә тотып, Компаниянең белем бирү экосистемасы проектларын тормышка ашыру өстендә тагын да күбрәк студентлар һәм укытучылар эшли алачак.

Кристина Иванова
«Нефтяные вести», 
5 нче сан, 7.02.2024 ел


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса