Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Геройлар янәшәбездә яши

Ватан Геройлары көне - мөһим һәм истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан кылынган батырлыкларны искә алу көне булып тора.

Татарстанда төрле елларда 432 Герой исәпләнгән. Шуларның 353 е Советлар Союзы Герое, 28 е - Россиянеке. Әлмәт җирлеге дә үзенең фидакарь һәм кыю каһарманнары белән дан тота. Шәһәр паркында алар истәлегенә махсус аллея да булдырылды. 

Традиция буенча Геройлар көнендә батырларча һәлак булганнар искә алынып, алар хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды. Тарихи көн уңаеннан  җылы котлау сүзләрен ра-йоныбызның хөрмәтле шәхесләре - Россия Герое Александр Супонинский, Хезмәт Герое Нәфис Афзалтдинов та кабул итеп алдылар. Әлеге данлык-лы шәхесләрнең тормышы үзе бер тарих булса, Геройларның янәшәбездә гомер кичерүләре яшьләр арасында патриотик рухны ныгыту мөмкинлеге бирә.

Һәр заманның үз герое булган кебек, махсус хәрби операция исә яңадан-яңа Геройларны тудыра тора. Андыйлар республикабызда бүгенге көндә инде унау. Дүрт каһарманга Герой исеме вафат булганнан соң бирелгән. 

Ватан геройлары көне уңаеннан шәһәрдә һәм районда һәр елдагыча төрле патриотик чаралар булып узды. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабыннан биш тонналы йөк белән 15 нче гуманитар ярдәмнең СВО зонасына юл алуы да үзенә күрә бер тирән мәгънәгә ия булды. Солдатларыбызга медикаментлар, шәхси гигиена чаралары,  җылы кием, азык-төлек, окоп шәмнәре, машина запчастьлары  һәм башка кирәк-яраклар 
туплап җибәрелде. Шуны да билгеләп узмый мөмкин түгел, махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле Әлмәт җирлегеннән 360 тонна гуманитар йөк әзерләп озатылган. 

9 декабрьдә «Нур» психологик ярдәм үзәгендә  4 нче һәм 6 нчы мәктәпләрнең  өлкән сыйныф укучыларын «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы узды. Укучыларны район җитәкчелеге,  хәрби комиссариат бүлеге вәкилләре, СВО зонасыннан ял итәргә вакытлыча кайткан сугышчылар кайнар сәламләде. Дәрәҗәле кунаклар малайлар һәм кызларны туган илебезнең тугры гражданнары булырга өндәде. 

«Юнармия» хәрәкәте сафларына кергән 
балалар үзләре дә илебезнең лаеклы кешесе булырга, кечеләрне якларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ант иттеләр.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса