Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Безнең остазларыбыз

Укытучы! Әлеге сүзне ишеткәч, һәркемнең күз алдына яраткан укытучысы, остазы килеп баса. Һәр кеше укытучысын сагынып искә ала, рәхмәт әйтә, аны онытмый. Укытучы - кеше тормышында беренче урында тора.

Чөнки киләчәктә кем генә булсаң да, табибмы, инженермы, галимме, гади эшчеме - син укытучыга бурычлы. 
Укытучы - белем-тәрбия бирүче генә түгел, ул - ки-ңәшче, ярдәмче, кирәк чакта терәк, юл күрсәтүче. Ә туган тел, татар теле укытучылары - туган якка, туган телгә, әти-әни, әби-бабайга, гомумән, нәселгә, үз халкыңа мәхәббәт, милли горурлык хисләре уятучы, халкыбызның тарихын, тормышын, гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, мәдәниятен укучыларга җиткерүче дә. 

Әлмәтнең 16 нчы ур-та мәктәбендә А.Г. Мө-хетдинова, Ф.Б. Гаффарова, К.Ә. Хәсәнҗановалар озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшләделәр. Алар инде бүген лаеклы ялда. Без аларны онытмыйбыз, һәрвакыт яхшы сүз белән искә алабыз.


Асия Гаптелхәй кызы Мөхетдинова 1988-2011 елларда мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. 2000-2011 елларда милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифаларын башкарды. 30 еллык педагогик эшчәнлеге дәверендә бик күп балаларның, ата-аналарның, хезмәттәшләренең хөрмәтен казанды. 

Үсеп килүче буынга озак еллар ныклы белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Әлмәт муниципаль районы администрациясе, Әлмәт мәгариф идарәсе, Татарстан Рес-публикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. 

Милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшләгәндә үзен югары дәрәҗәле, эрудицияле җитәкче итеп күрсәтте. Туган телне үстерү буенча мәктәптә бик күп чаралар оештырылды. Ул укытучыларның да, укучыларның да ярдәмчесе, киңәшчесе иде. Чын остаз, чын укытучы, җитәкче, чын кеше...

Фәнис Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән шигыре аңа атап язылган кебек.

Фәйрүзә Бәкер кызы Гаф-фарованың да хезмәте бәя-ләп бетергесез. Хезмәт юлын әле татар теле факультатив кына булып, атнасына 1 сәгать кенә булган 80 нче еллардан башлый. Шуңа күрә укучыларны җәлеп итәр өчен күп эшләргә, төрле дәрестән тыш чаралар үткәрергә туры килә. Дәресләре укучылар өчен бик мавыктыргыч була. Аның кулында - баян, телендә - җыр, матур сүз. Ул елларда күпме әдәби чаралар, ачык дәресләр үткәрелгән. Туган якны өйрәнү музеен да Фәйрүзә Бәкер кызы ачып җибәргән. Күпме экспонат тупланган, аның куллары күпме стендлар, альбомнар эшләгән, халкыбызның күңел бизәкләрен балаларга җиткерүдә күпме көч куелган. Туган телне үстерүдә җанын-тәнен биреп эшләгән фидакарь укытучы ул.

Клара Әхмәт кызы Хәсәнҗанованың әбисе дә, әти-әнисе дә, апасы да укытучылар. Аларның эшен Клара Әхмәт кызы дәвам итә. 40 елдан артык балалар укыта, аларны туган телнең матурлыгына, гүзәл әдәбият дөньясына алып керә. 

Бигрәк тә сәләтле балалар белән күп эшли. Аның укучылары шәһәр, республика, регион, россиякүләм фәнни конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, җиңүгә, призлы урыннарга ирешәләр. Бик актив, таләпчән, тырыш, һәркемгә үрнәк, бик зур дәрәҗәләргә, бүләкләргә лаек булган кеше. Лаеклы ялда булса да, Әлмәттә үткәрелә торган әдәби-мәдәни чараларда катнаша, «Туган як» клубына йөри, очрашуларда була. Туган як тарихын, татар әдәбиятын өйрәнеп, эзләнеп, укучыларга тәкъдим итә. Халыкны телгә, мәдәнияткә җәлеп итү өстендә эшли.

Без сезнең белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз!

И. Минһаҗева, З. Гайнетдинова, Ч. Галәвиева, 16 нчы мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса