Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Таһиров исемендәге 1 нче лицейда булды

Районның иң борынгы уку йорты 1923 елда төзелгән.

2016 елда ул беренче директоры Мирза Таһиров исемен ала. Ремонт һәм төзелеш проектын «Татнефть» компаниясе үз өстенә алды.

Бинаны реконструкцияләү 2023 елның мартында башланган, август аенда эшләр тәмамланган. Төп корпус тулысынча үзгәртеп корылган, өстәмә корылмалар төзелгән һәм территория төзекләндерелгән. Ярты елдан да кимрәк вакыт эчендә бина үзгәрде.

Реконструкция нәтиҗәсендә күбрәк укучылар җыю мөмкин булды. Алар 736 булган, хәзер белем йорты ишекләрен 941 укучыга ачты. 

Шулай ук реконструкциядән соң Рөстәм Миңнеханов  Р. Фәхретдин исемендәге гимназияне дә карады.  

13756,2 кв.м. мәйданлы объект 700 урынга исәпләнгән 3 катлы бинадан гыйбарәт, анда 1050 кеше белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса