Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында БДИ нәтиҗәләре буенча җиде чыгарылыш укучысы йөз баллы булды

Аларның өчесе рус теленнән, дүртесе рус әдәбияты буенча максималь балл алды.

Әлмәт районының җиде чыгарылышы БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл алды. Бу хакта район башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәликә Зәбирова, Рената Сәфәрова һәм Инсаф Минһаҗев рус теле буенча йөз баллы булдылар, ә Азалия Ибраһимова, Камилла Гаврилова, Анастасия Мажарова һәм Виктория Сибгатуллина рус әдәбияты буенча максималь балл алдылар.

"Сезнең һәрберегезгә алга таба да уңышлар телибез. Йөрәгегезне тыңлап, киләчәгегез өчен иң яхшы юнәлешне сайларга онытмагыз, - дип теләделәр Әлмәт хакимиятенең «Вконтакте» аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса