Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларның эш хакын хезмәткә түләүнең 2,5 минималь күләменә кадәр арттырырга мөмкиннәр

Педагогларның эш хакын хезмәткә түләүнең 2,5 минималь күләменә кадәр арттыру турында инициатива Дәүләт Думасына тапшыру өчен әзерләнгән.

ЛДПР фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов закон проектының РФ Хөкүмәтенә тапшырылуы хакында хәбәр итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива күрсәтелгән күләмнән түбән булмаган тулы ставкада педагогларның керемен гарантияли. Өстәвенә, ул төбәккә карамыйча түләнергә тиеш.

Әлегә укытучыларның керем дәрәҗәсе төрлечә һәм инициатива авторлары фикеренчә, шуның аркасында илнең төрле төбәкләрендә әлеге һөнәрнең җәлеп итүчәнлеге дә аерылырга мөмкин. Димәк, белем бирү процессының сыйфатына да зыян килә дигән сүз. Проект хупланган очракта педагогларның эш шартлары начараймавы мөһим, дип өстәде Нилов.

Инициативаны Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб та шәрехләде. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта педагогларның нәкъ менә окладларының минималь күләмен билгеләү максатка ярашлы булачак. Ул теге яки бу төбәктә хезмәт хакының 70 процентыннан да түбәнрәк булмаска тиеш.

Тулаем хезмәт хакларына килгәндә, бу инде актуаль түгел, дип саный Бессараб. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгының 2012 елдагы указы нигезендә, чынлыкта барлык төбәкләрдә дә педагогларның уртача хезмәт хакы Россия Федерациясенең тиешле субъекты буенча уртача эш хакының 100 процентын тәшкил итә. «Бу, әлбәттә, хезмәткә түләүнең ике минималь күләменә караганда югарырак», - дип өстәде депутат һәм сыйныф җитәкчеләренә түләнә торган акчаны да искә алды.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса