Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәйге яллар файдалы һәм куркынычсыз узсын

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланды. Балаларның иң көтеп алган чоры - җәйге каникуллар башланып китте.

Йөзәрләгән бала, елдагыча, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына яңа дуслар табарга, яңа шөгыльләр өйрәнергә юл ала. Балаларның җәйге каникуллары быел да кызыклы булырга охшаган. Республика буенча каникуллар чорында 168 меңгә якын бала рәхәтләнеп ял итеп, савыгып кайта алачак. Аларның ялын оештыруга 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

Районыбызның яшьләр һәм яшүсмерләр эшләре буенча идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган документлардан күренгәнчә, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча муниципаль программа кысаларында быел Әлмәт җирлегендә 5770 кеше ял итү мөмкинлегенә ия. Бу юнәлешне тәэмин итүдә республика бюджетыннан 35180,8 мең сум күләмендә, ә җирле бюджеттан 355,4 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла. 5471,0 мең сумы исә бюджеттан тыш чыганаклар дип билгеләнгән. Гомумән алганда, 2023 елгы программаны финанслау 41007,2 мең сум тәшкил итә. Шәһәрдән читтәге лагерьларның профильле сменалары шулай ук  балаларны кабул итәргә әзерләнә. Район территориясендә, елдагыча, «Татнефть» лагерьлары да үз эшчәнлеген башлап җибәргән.  

Мәгариф идарәсе    1 июньнән 27 мәктәп яны лагере эшли башлаганлыгын хәбәр итте. Аларда узган елдагыча 2500 укучы ял итәчәк. Сменаның озынлыгы - 21 көн. 900 балалык 26 хезмәт һәм ял лагерен оештыру да планлаштырылган. Мәктәп яны лагерьларына иң беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар җәлеп ителгән. 

Балалар ялын күңелле итеп оештыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылды, диде мәгариф идарәсенең тәрбия бүлеге җитәкчесе Альбина Нестерова.

- Мәктәпләрдә сменаларны ачу тантаналары булып узды. Балаларны яклау һәм Пушкин көннәрен матур итеп үткәрдек. Лагерьларда ял итүче укучыларыбыз рәхәтләнеп «Мирас» спорткомплексы, балалар-үсмерләр иҗаты үзәге һәм «Юбилейный»дагы бассейннарга барып су коеналар. 9-10 июнь көннәрендә һәрбер мәктәп яны лагере «Кече Сабантуй» милли бәйрәмен оештыра. 20 июньдә ЮХИДИ һәм балалар-үсмерләр иҗаты үзәге хез-мәткәрләре белән «ЮИД-Дозор» дип аталган зур чара оештырачакбыз. Анда инде авыл мәктәпләреннән дә балалар катнашачак, - дип хәбәр итте Альбина Мансуровна.

Балаларның җәйге ялын файдалы һәм куркынычсыз итү максатыннан районда барлык чаралар да күрелгәнлеге мәгълүм булды. Моннан тыш, җәйге савыктыру оешмаларына хезмәт күрсәтүче операторларның эшен контрольдә тоту оештырылган, бу уңайдан планлы күчмә тикшерүләр даими үткәрелеп торачак икән. Ял итү һәрвакыт рәхәт һәм күңелле, иң мөһиме - балалар исән-сау гына була күрсеннәр. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса