Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Минем яңа мәктәбем

Шәһәребезнең 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе «Татнефть» компаниясе гранты хисабына яңартылды.

Укучыларга һәм биредә эшләүчеләргә уңайлы, имин шартлар тудыру – уздырылган эшләрнең, ягьни капиталь ремонтның төп максаты шуннан гыйбарәт.

Мәктәп – ул, укучылар билгеләп үткәнчә, белем алырга һәм яшьтәшләрең белән аралашырга барасы килгән урын. Заманча бизәлеш, уңайлы җиһазлар, якты диварлар укучыларны шатландырудан тыш  уку-укыту процессы өчен кулай, уңай шартлар да тудыра.

12 нче мәктәп бинасы 1961 елда ук төзелгән. Бүген биредә 800 дән артык бала белем ала. Күптән түгел әлеге мәгариф учреждениесе «Татнефть» грантын отты. Мәктәп директоры Наилә Калинина бүлеп бирелгән акчага азык-төлек блогындагы вентиляция системасын, спортзалга һәм цоколь катына модернизация уздырылуын сөйләде. Медицина кабинеты ремонтланган: диварлар, түшәм яңартылган, прививка ясый торган кабинетка плитка ябыштырылган. Хәзер яңгыр һәм агым сулар фундаментка акмаячак, чөнки отмостка салынган. Ул мәктәп гардеробы урнашкан цоколь кат проблемасын да хәл иткән. Элек аны су баса торган булган. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә хәзер монда җылы һәм коры.

Укучыларның куркынычсызлыгына да зур игътибар бирелгән. Янгын сигнализациясе, төтен тоткыч, тавыш биреп хәбәр итү приборлары урнаштырылган. Бүген биредә укучыларның куркынычсызлыгын эчтән дә, бинаның периметры буенча да ике дистәдән артык видеокамера күзәтә.

Грант белән берлектә мәктәп хөкүмәт ярдәменә – софинанслауга да ия булган. Әлеге акчага уку кабинетларына ремонт ясалган: түшәмнәр, линолеумнар, ишек урыннары, яктырткычлар яңартылган. Шулай ук җиһазлар, парталар, урындыклар, оргтехника һәм укучыларга тагын да нәтиҗәлерәк белем бирү өчен башка күп кирәк-ярак алынган.

Бүген 12 нче мәктәп эчке яктан да, тыштан да ремонтланган.

– 2021 елда без уку йортыбызның 60 еллык юбилеен билгеләп үттек, - дип сөйләде мәктәп директоры Наилә Калинина. – Хәзер аңа 60 ел димәссең, бик заманча күренә. «Татнефть» компаниясе һәм мәктәпләрнең дәүләт программасы ярдәмендә уздырылган капиталь ремонт нәтиҗәсендә ул күркәм үзгәрешләр кичерде. Азык-төлек блогын акрынлап ремонтладык, бинаның тышкы ягын яңарттык. Хәзер эш азагына кадәр җиткерелгән. Үзгәрешләр күз алдында. Килгән кешеләр мәктәпнең матурлануын билгеләп үтәләр, гаҗәпләнәләр. Балаларны укыту һәм тәрбияләү, нәтиҗәле, уңышлы эшчәнлек алып бару өчен бездә барлык шартлар да тудырылган дип ышаныч белән әйтә алабыз.

 

Розалия Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса