Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Квест – уен гына түгел ул...

Квест төшенчәсен күбрәк фәнни язмаларда очратабыз.

Яңгырашы белән колакка бик ятышлы булмаса да, мәгънәсе, эчтәлеге белән безнең күңелгә хуш килгән интеллектуаль уен дигән гыйбарәне алыштыра ул. Әмма форматы уен рәвешендә кала.

Шәһәркүләм статус алган «Сәлам, Тукай!» квест-уены ул туган татар телен киңрәк куллануга шартлар тудыруны, аралашуга ихтыяҗ булдыруны күздә тотып, дүртенче тапкыр үткәрелде. Иң куанычлысы: катнашучы төркемнәр саны арта, уенның эчтәлеге елдан-ел яңара бара.

Уен форматы таләп иткәнчә, тәкъдим ителгән биремнәрдәге авырлыкларны җиңәр өчен һәр катнашучыга чын мәгънәсендә «Тукай оныгы» булуын һәрдаим дәлилләргә кирәк иде. Тукай мирасына «киләсең» икән, үз телеңне яхшы белергә, иркен аралашырга һәм милләтеңне сөюче булырга тиешсең. Уенда катнашучылар моны аңлап, әзерләнеп килделәр. Чара язучыларның Әлмәт бүлеге оешуның 60 еллыгына нисбәтле оештырылган иде.

Ә без исә шуны аңладык: укучылар татар телендә аралашуга сусаган. Сез аларның шатланып та, бераз авырлык белән, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә аралашуларын күрсәгез иде. Аралашу, аңлашу, җавап бирү фәкать татар телендә генә барды. Жюри әгъзалары команда җавапларына югары бәя биргән икән, максатка ирештек дияргә тулы нигез бар.

«Әлмәт төбәгендә иҗат итүче язучының үзегезгә ошаган шигырен сәнгатьле укып, видеоязмасын яздырыгыз» дигән бирем зур кызыксыну-интрига ясады. Төбәк язучысы иҗат иткән шигырьгә язылган җырга клип төшерергә кушылган биремгә җаваплар исә, бездә бары тик куаныч һәм шатлык хисләре генә тудырды.

Шәһәр һәм район мәктәп-ләренең 7-9 нчы сыйныф укучыларыннан торган алты кешелек 6 җыелма команда –  «Татарның каймаклары» (1 нче лицей), «Лицей йолдызлары» (2 нче лицей), «Чая кызлар» (3 нче мәктәп), «Кызыклы шәкерт» ( 10 нчы мәктәп), «Бәхет очкыннары» (25 нче мәктәп), «КилМәмәт» (Мәмәт мәктәбе)  командалары катнашты. Уенда I урынга «Татарның каймаклары», II урынга «КилМәмәт», III урынга «Лицей йолдызлары» командалары лаек булды.

Шәһәр паркында  үткәрел-гән уен-ярышны оештырган 2 нче лицейның татар теле укытучылары Л.Мирвәлиева, И.Шәмсиева әлеге максатчан чара белән туган телдә аралашуга теләк һәм ихтыяҗ булуын янә бер кат дәлилләделәр. Бу чараны (әлегә укучылар өчен бердәнбер булган) оештыруда теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән хөрмәтле Ринат Ардинат улы Нугайбәковка зур рәхмәт.

Әлеге үрнәк проект-чараны хуплаучылар, яшьләр арасында татар телен популярлаштыру юнәлешендә яңа киңәш-табыш итүче милләтпәрвәрләр бәлки тагын булыр әле дигән өметтә калабыз. Тукайлардан калган изге телне югалтмаска иде бит, җәмәгать.

Ф.Шәйдуллин, И.Шәмсиева, 2 нче лицейның татар теле укытучылары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса