Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы уза

Ярышлар «Татнефть» ААҖнең «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында уза.

Педагог һәм остаз елында 24-29 апрельдә Әлмәт районында яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы уза.

Олимпиадада катнашу өчен Татарстан республикасы балалар – яшүсмерләр геология хәрәкәтенең мәктәп-база мәйданчыклары арасыннан 34 команда теркәлгән, шул исәптән Кырым Республикасы командасы. Быел олимпиадада катнашучыларның гомуми саны 272 укучы һәм 55 команда җитәкчесе булачак. Олимпиаданы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть» ААҖ һәм Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты оештыра.

Олимпиада тематикасы табигать белеменең тыгыз бәйләнгән бүлекләрен үз эченә ала, алар җир турында фәннәр комплексын тәшкил итә. Мәктәп укучыларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи геология, инженер геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе һәм геология профилендәге башка фәннәр буенча белемнәрен практик куллану мәсьәләләре күтәрелә.

Яшь геологлар үзләрен 10 конкурста сынап карыйлар: геологик маршрут, гидрология, сынау, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр тукталышын оештыру һәм башка олимпиада ярышлары.

Олимпиада җиңүчеләре гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнә.

 

Фото: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса