Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең яшь эрудитлары билгеле булды

Квест узды.

 20 апрелендә 57 нче  "Соловушка" балалар бакчасы базасында Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары арасында "Яшь эрудит" шәһәр смотр-конкурсы узды.


Конкурста 26, 34, 46, 57 нчы балалар бакчалары командалары катнашты. Конкурс «Ата - бабалар мирасын саклыйк» эгидасы астында квест-уен формасында узды. Һәр станциядә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төрле фәннәр профессорлары каршы алды: интеллектуаль, сүз, әдәби, спорт фәннәре профессорлары. 


Компетентлы жюри конкурста җиңүчеләрне билгеләде. Алар: 34 һәм 57 нче балалар бакчалары (I урын), 46 нчы балалар бакчасы (II урын), 26 нчы балалар бакчасы (III урын).

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса