Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучылары Әлмәт шәһәр судында кунакта булды

Экскурсиядә катнашучылар суд рәисе Гаделшин Т.М. белән очрашты.

 «Правосудие: от А до Я» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт шәһәр судына  Әлмәт шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары килде.

Экскурсантлар өчен суд рәисе Гаделшин Т.М. белән очрашу әзерләнде, ул рәсми булмаган шартларда яшьләр белән җинаять, гражданлык хокукы һәм судта шәхси эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, тере аралашу барышында укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Мондый чараларны үткәрү юридик һөнәрне популярлаштыруга гына түгел, ә укучыларның мәгълүмати-хокукый мәдәниятен үстерүгә дә ярдәм итә, дип хәбәр итә Әлмәт суды.

 

 

 

Фото: Әлмәт суды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса