Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт политехника техникумында ачык ишекләр көне узды

Чарада 2 меңнән артык кеше катнашкан.

«Профессионалитет» федераль проектының бердәм ачык ишекләр көне кысаларында 22 апрельдә ачык ишекләр көне узды.

Әлеге чара Әлмәт политехник техникумында да 8-9 сыйныф укучыларын, ата-аналарны, педагогларны һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләрен, предприятие һәм оешмаларның эш бирүчеләрен җәлеп итеп, 2 меңнән артык кешене колачлап узды.

Әлеге чара -мәктәп укучыларының Россия, Татарстан икътисадының өстенлекле тармаклары һәм проект программалары буенча төбәктәге ихтыяҗлы һөнәрләр белән танышуы максатыннан оештырылды, ди оештыручылар.

Әлмәт политехника техникумы, «Татнефть» ААҖ, «Шешмаойл» ҖЧҖ, кластер составына керүче «ТаграС-Холдинг»та производство пробалары форматында оештырылган экскурсияләр күпләргә ошаган.

Бер атна дәвамында ачык ишекләр көне алдыннан техникум вәкилләре шәһәр укучылары белән сыйныф сәгатьләре үткәрәләр, очрашуларда 400дән артык мәктәп укучылары катнашалар.


Әлеге эш форматы 2023 елда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга киләчәк һөнәрне дөрес сайларга һәм кирәкле белгечләр булырга мөмкинлек бирер дип уйланыла, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса