Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен гамәли иҗат конкурсы узды

Конкурс 19 апрельдә Әлмәт балалар йортында узды.

19 апрельдә Әлмәт балалар йортында «Балачакны кайтарырга» фестивале кысаларында «МастерОК»балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлары тәрбияләнүчеләренең гамәли иҗаты конкурсының төбәк этабы узды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Республиканың 10 балалар йортыннан һәм мәктәп-интернатыннан тәрбияләнүчеләр 29 эш тәкъдим иттеләр. Катнашучылар өч номинациядә ярыштылар: декоратив-кулланма иҗат, уенчыклар ясау, конструкцияләү, дизайн.

Жюри составына рәсем һәм декоратив-кулланма иҗатның төп юнәлешләрен тәкъдим итүче квалификацияле белгечләр керде. Әлмәт шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбеннән укытучылар чакырылган иде.

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүче «Уенчыклар ясау»номинациясендә 2 урынны алды.

Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүче «декоратив-кулланма иҗат» номинациясендә җиңүче булды. Шулай ук «Конструирование, дизайн» номинациясендә 2 нче урынны Лениногорскидан катнашучы алды.

Быел Башкортстан Республикасы башкаласы Уфада узачак Идел буе федераль округының округ фестивалендә Татарстан исеменнән 5 иң яхшы эш тәкъдим ителәчәк.

 

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса