Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр бөтенроссия фәнни - тикшеренү эшләре конкурсында җиңү яулады

Әлмәттән 2 нче лицей укучылары катнашты.

4-6 апрельдә Мәскәүдә "Обретенное поколение" II бөтенроссия фәнни - тикшеренү эшләре конкурсы узды.

Татарстаннан Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт вәкилләре чыгыш ясады. 2 нче лицейның укучылары  "Лингвистика һәм әдәбият белеме" юнәлеше буенча үз эшләрен яклый.

Эш нәтиҗәләре буенча 10 сыйныф укучысы Пчельникова Диана ( җитәкчесе Миронова Н.П.) икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде; 10 сыйныф укучылары Закирова Фәридә ( җитәкчесе Миронова Н.П.) һәм 9 сыйныф укучылары Шәйхетдинова Регина (җитәкчесе Апполонова Н.Ю.) беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Җиңүче дипломы һәм исемле медаль белән 10 сыйныф укучысы Мишанова Елизавета бүләкләнде. (җитәкчесе Миронова Н.П.)

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса